«Вакыт безне сайлады»: әфганчы-сугышчы белән очрашу (12+)

15 февраль – Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару көне һәм интернационалист сугышчыларны искә алу көнендә 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Вакыт безне сайлады» исеме астында әфганчы-сугышчы белән очрашу уздырды. Бөек Ватан сугышына караганда ике елга озаграк барган Әфганстан сугышына багышланган очрашуда балалар алдында әлеге сугышның ветераны Виктор Александрович Горлышев чыгыш ясады.

время
20230215_103508
20230215_104019
20230215_100421
20230215_100258
20230215_091254

Кунак үз чыгышында сугыш бәрелешләре тәҗрибәсе, иңгә-иң бергә хезмәт иткән иптәшләре, андагы шартлар турында сөйләде. Яшүсмерләр әфган халкының безнең солдатларга мөнәсәбәте, кунакның хезмәт вакытындагы исем-дәрәҗәсе, якыннарының аның ул вакытта кая булуы турында белү=белмәве һ.б. турында белде.  
Мәктәпнең Тормыш нигезләре куркынычсызлыгы укытучысы, ракетачы, орден иясе Рамил Йосыф улы Фәтхуллин әфганчы-сугышчының чыгышына кушылды. Үз мисалында уд балаларга совет армиясендә хәрби хезмәт үтүе, солдатларның Ватаныбызның чын патриотлары булуы һәм бу традицияләрнең янәдән торгызылуын теләве турында сөйләде. Укучылар шул еллар вакыйгалары турында зур кызыксыну белән тыңлады. Якташларның хатирәләре беркемне дә битараф калдырмады. Чарага җыелучылар һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алды. 
Очрашу барышында балаларга «Пароль «Әфганстан» һәм «Чаллы. Әфган» видеоөзекләре күрсәтелде. Чарага «Әфганстан – безнең хәтер һәм яра» китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Очрашу азагында Виктор Александрович һәм Рамил Йосыф улы яшь буынны Туган илне яратырга һәм аның лаеклы саклаучылары булырга өндәде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: